Зәй балалары җирдә тынычлык яклы

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Халыкара тынычлык көне кысаларында С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә 3 нче мәктәп укучылары өчен «Безгә: сиңа һәм миңа тынычлык кирәк» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Ел саен 21 сентябрьдә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1981 елда оештырылган Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә. Башта аны сентябрьнең өченче сишәмбесендә-БМО сессиясе башланган көнне билгеләп үттеләр, ә 2001 елда рәсми дата итеп 21 сентябрьне сайладылар. Тынычлыкны саклау, дуслык хисе тәрбияләү, бер-береңә хөрмәт, конфликтларсыз яши белү кебек сорауларга җавап табу максатыннан үтте бу чара.  Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, сугыш кешеләргә күпме бәла-каза китерүләрен һәм тынычлык өчен көрәш җир планетасында яшәүче һәр кешенең эше булуын белделәр. Алар үзләренең тынычлык, игелеклелек һәм дуслыкның әһәмиятен аңлауларын тынычлык символы-ак күгәрчен ясауда чагылдырдылар. Бәйрәм ахырында укучылар планетада тынычлык һәм яхшылык билгесе итеп «Кояшлы түгәрәк» җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International