Зәйдә «Татарстан кроссы-2021» спорт акциясе узды

2021 елның 18 сентябре, шимбә

18 сентябрьдә «Энергия» стадионында «Татарстан кроссы – 2021» республика массакүләм ярышлары кысаларында спорт акциясе узды. Ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Чапков Александр Владимирович һәм район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы баш тренеры, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы Галиев Эдуард Шәйхнур улы катнашты. Ачылу тантанасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләрен «Тату гаилә» балалар бакчасы мөдире Петрякова Марияга, йөзү бүлеге тәрбияләнүчесе Садретдинова Илданага (тренерлары Давиташвили Нуна Гогиевна),  җиңел атлетика бүлеге тәрбияләнүчесе Кузнецова Миланага (тренеры Дылевская Ирина Валерьевна), киокусинкай бүлеге тәрбияләнүчеләре Павлов Даниил һәм Хөснетдинова Элинага  (тренерлары  Ревин Алексей Владимирович) тапшырдылар. Ярышларда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм учреждение коллективлары, гаилә командалары, өлкән буын гражданнары һәм йөгерергә яратучылар катнашты. Ярышлар шулай ук авыл җирлекләрендә дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International