Бүген «Теплосервис» ҖЧҖендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды. Ренат Хаҗипов катнашучыларны 2021 елның агымдагы чорында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурычлары белән таныштырды. «Теплосервис» ҖЧҖ директоры Р.Г. Гарипов 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм җитештерү планнары турында сөйләде, предприятиенең финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре белән баш икътисадчы В.А. Захарова таныштырды. «Теплосервис» ҖЧҖ район торак пунктларында урнашкан кулланучыларны җылылык һәм салкын су белән тәэмин итү эшчәнлеген башкара. Авыл җирлекләрендә котельныйларны 2021-2022 еллар җылылык сезонына әзерләү буенча чаралар планы эшләнде, ул төтен юлларын тикшерү, опрессовка үткәрү, газ сигнализаторларын, газ счетчикларын, электр җиһазларын тикшерү һәм котельный операторларын аттестацияләү кебек чараларны үз эченә ала. Барлык су белән һәм җылылык белән тәэмин итү объектлары кышкы җылылык сезонына 100% әзер.