Зәйдә «Киләчәк турында уйла» дигән квест-уен үткәрелде

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе
Ел саен 11 сентябрьдә Россия Федерациясендә эчкечелеккә каршы көрәш кысаларында Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. Эчкечелек бер кешенең генә проблемасы була алмый, ул бөтен әйләнә-тирәсен җимерә: гаиләдәге, әлеге кеше эшли торган коллективтагы мөнәсәбәтне, әйләнә-тирә мохит һәм гомумән җәмгыять зыян күрә. 14 сентябрь көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә политехник көллият студентлары өчен «Киләчәк турында уйла» дигән квест-уен үткәрелде. Балалар станцияләрдә сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле төрле биремнәр үтәделәр, аеклык турында әйтемнәр төзеделәр, анаграммалар чиштеләр, такмаклар әйттеләр, шулай ук кара тартмада нәрсә ятуы турында үз фикерләрен әйттеләр. Катнашучылар уеннан яхшы кәеф белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International