Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Экстремизмга-юк!” ункөнлеге

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының чаралар Планы нигезендә, 1-10 сентябрь көннәрендә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Экстремизмга-юк!» ункөнлеге үткәрелде. Беренче көнне директор Андреева Е.В. халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән «Террорга каршы бергә!» дигән темага әңгәмә үткәрде. Ел саен, 3 сентябрьдә бөтен ил буенча терактлар корбаннарын искә алалар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган чараларга кушылдылар. Бу көнне хезмәткәрләр белән "Беслан корбаннарын искә алу" темасына әңгәмә үткәрелде һәм «Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне" дигән видеоролик күрсәтелде. Чара ахырында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Ункөнлек барышында мәшгульлек үзәгенә килүчеләргә «Шәхси куркынычсызлык. Терроризмны профилактикалау» буклетлары таратылды, мәгълүмат залында «Уяулык», «Табу» һәм "Эвакуация" видеороликлары трансляцияләнде. Ункөнлек ахырында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гамәлләре буенча күнекмә үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International