Зәй спортчылары берьюлы берничә призлы урын яуладылар

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе
11-12 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә 2004-2005, 2006-2007, 2008-2009 елгы чаңгычылар арасында Татарстан Республикасы җәйге беренчелеге узды. Анда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. 11 сентябрьдә классик хәрәкәт белән чаңгы ярышларында Козенкова Софья (2007 елгы) 6 км дистанциядә (тренеры Габидуллин Р.М.), Белякина Арина (2008 елгы) 3 км дистанциядә (тренеры Насибуллина С. Г.) 3 урынны яулады. 12 сентябрьдә Бирюков Вадим (2006 елгы) кросста 3 км дистанциядә 1 урын алды, Козенкова Софья 3 км дистанциядә 2 урын яулады. Спортчыларның тренеры Габидуллин Р.М.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International