8 көн, 9 ил һәм 16 спорт төре-бу БДБ илләре тарихында беренче уеннар. 4-11 сентябрьдә Казанда БДБ илләренең I уеннарында 1074 волонтер ярдәм итте. Иреклеләр Россиянең 43 төбәгеннән килгән, ә команданың зур өлешен Татарстан Республикасы волонтерлары тәшкил итте. Гаризалар кампаниясе 2020 елның кышында ук башланды: теләгән кешеләр сайтта гариза тапшырган, ә соңрак онлайн-әңгәмә узган. Традиция буенча волонтерлар өч төп юнәлеш буенча җәлеп ителгән: атташе, спорт мәйданчыгы волонтерлары, сервис юнәлешләре волонтерлары. Алар шулай ук тамашачылар өчен хезмәт күрсәтү, транспорт белән тәэмин итү, коммуникацияләр, беркетмә кебек сервис юнәлешләрендә дә тәкъдим ителгән. Рекрутерлар сүзләренә караганда, БДБ илләренең I уеннары волонтер булырга ниятләгән егет-кызларда зур кызыксыну уятты. Зәйдән волонтер сыйфатында " Яшьләр үзәге" нең сәнгать җитәкчесе Гущина Гөлнара катнашты.