Бүген Зәйгә эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин килде. Айдар Рәис улы, район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов белән бергә, «Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү» программасы буенча төзекләндерелгән Зәй елгасы яр буен карады. Кунакка шулай ук заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында төзекләндерелгән «Энергетик» мәдәният йорты мәйданын да күрсәттеләр. Айдар Рәис улы 1961 елда Зәй җирендә космонавт Чернушка этенең җиргә төшүе турында кызыксынып тыңлады, әлеге вакыйга уңаеннан куелган һәйкәлне карады. Визит ахырында ул күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән алган тәэсирләрен районның Мактаулы кунаклары китабына язды. "Зәйдә креатив, хезмәт сөючән кешеләр яши. Сез үз шәһәрегезне яратасыз һәм халык тормышы һәм ялы өчен уңайлы шартлар тудыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләвегез күренеп тора. Районның авыл хуҗалыгында эш алып бару өлешендә дә өйрәнерлек нәрсәсе бар, - диде Айдар Метшин. Шулай ук ул оештыручыларга эчтәлекле сәяхәт өчен рәхмәт белдерде, зәйлеләргә эшләрендә уңышлар теләде.