Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Зәйлеләргә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар һәм 10 авыл җирлеге: Сармашбаш, Якты Күл, Иске Маврин, Төги, Поручик, Яңа Спас, Гулькин, Урсай, Югары Шепкә, Баграж үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Фермерлардан һәм авыл кешесеннән тыш, һәвәскәр бакчачылар да үз товарларын сатты. Теләгән кешеләргә җиләк-җимеш культуралары үсентеләре алу мөмкинлеге дә булды.