Зәйдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

2021 елның 10 сентябре, җомга

11 сентябрьдә Зәйдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Аларны уздыру урыны «Энергетик» мәдәният сарае мәйданы булачак. Анда зәйлеләргә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар һәм 10 авыл җирлеге үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Сәүдә, санитар кагыйдәләрне, ковидка каршы чараларны исәпкә алып һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәп башкарылачак. Ярминкәләр 7: 00 сәгатьтә башлана һәм һәр атна саен узачак. Барыгызны да ярминкәгә көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International