Зәй үзәк район хастаханәсе хезмәт коллективы очрашуы үтте

2021 елның 10 сентябре, җомга
10 сентябрьдә Зәй үзәк район хастаханәсе хезмәт коллективы район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашты. Ул катнашучыларны районның 2021 елның беренче яртыеллыгындагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм калган чорга район үсешенең перспектив юнәлешләре белән таныштырды. «Зәй үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең беренче яртыеллыктагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елның икенче яртыеллыгына бурычлары турында баш табиб Айдар Фатыйхов сөйләде. Очрашуда баш табиб урынбасарлары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, өлкән шәфкать туташлары катнаштылар. Очрашу ахырында район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре адресына район башлыгы исеменнән халык сәламәтлеген саклауда күрсәткән зур хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International