Югары Мәлем авыл җирлегендә халык җыены узды

2021 елның 10 сентябре, җомга

Бүген Югары Мәлем авыл җирлегендә муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов катнашында халык җыены узды. Район башлыгы халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары белән таныштырды. Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин авыл җирлегенең 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм калган чорга планнары белән таныштырды. Халык җыенында җирлекләрдәге оператив хәлләр, авыл җирлекләренең рейтингы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары һәм башкалар буенча чыгышлар тыңланды. Җыен ахырында авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар һәм аларга тулы җаваплар алдылар. Район башлыгы Разиф Галиевич, йомгак ясап, җыенда катнашучыларга актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде, барысына да сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International