Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты килде

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй муниципаль районына килде. Рөстәм Нургалиевич беренче булып капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан балалар музыка мәктәбендә булды. Музыка мәктәбе 1961 елда Зәйдә ачыла. Бинаны капиталь ремонтлау бу елның апрелендә башланды. Август аенда барлык эшләр дә төгәлләнгән иде. Рөстәм Миңнеханов яңартылган уку сыйныфларын карады һәм мәктәп ансамбльләре иҗаты белән танышты. Учреждение 271 укучыга исәпләнгән. Музыка мәктәбендә 5 бүлек бар: оркестр, фортепиано, халык җырлары, хор, теоретик җыр. Укыту 15 белгечлек буенча алып барыла. Укучылар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Шулай ук Президент «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты - Гагарин урамы буенча 53а йорты янындагы ишегалдында булды. Төзекләндерү кысаларында биредә юл йөрү өлешләре һәм тротуарлар асфальтланган, эскәмияләр һәм урналар яңартылган, кече архитектура формалары, яктырту баганалары һәм яңа яктырткычлар урнаштырылган. Барлык эшләр дә халыкның фикерен исәпкә алып башкарылды. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, билгеләнгән инфраструктураның бер өлеше җирле җитештерүчеләр тарафыннан булдырылган. «Безнең ишегалды» биш еллык программасы кысаларында районда 175 күп фатирлы йорт ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. 2020 елда 45 ишегалды территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкарылган, быел программага тагын 35е кергән. Аннары Рөстәм Миңнеханов «Энергетик» мәдәният йорты мәйданын карады. Президент 1961 елда Зәй җирендә космонавт Чернушка этенең төшүе турында кызыксынып тыңлады, әлеге вакыйга хөрмәтенә куелган һәйкәлне карады. «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда Рөстәм Нургалиевич авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Разиф Кәримов җыелучыларны кыскача районның икътисадының барлык тармакларындагы төп күрсәткечләр белән таныштырды, Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров станциянең эше һәм яңа энергоблок төзелеше барышы турында сөйләде. Шулай ук очрашу барышында район территориясендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, шикәр чөгендерен һәм башка техник культураларны җыю нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Гомумән алганда, Татарстан Президенты күргәннәрдән канәгать калды, нәтиҗәле хезмәте өчен зәйлеләргә Рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар һәм иң мөһиме - барысын да үз-үзләрен һәм якыннарын сакларга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International