Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсезләр арасыннан сигез граждан «төягеч йөртүче» һөнәре буенча укуларын тәмамлады. Әлеге курс буенча укулар 560 уку (академик) сәгать тәшкил итте. Төп теоретик курсны үзләштерүдән тыш, тыңлаучылар төягечләр һәм төягеч белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы үзенчәлекләре белән таныштылар. Җитештерү практикасын узганнан соң квалификация имтиханнары нәтиҗәләре буенча «С» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукы бирүче «тракторчы - машинист» һәм 4 разрядлы «төягеч йөртүче» һөнәрләре буенча квалификация турында документлар бирелде. Зәй шәһәрендә бүгенге көндә «төягеч йөртүче» һөнәре буенча 13 вакансия бар. Әлеге һөнәр буенча белгечләр кирәк һәм алар гарантияле рәвештә эшсез калмаячак.