Районның Югары Пәнәче һәм Бигеш авыл җирлекләрендә чираттагы халык җыеннары узды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген районның Югары Пәнәче һәм Бигеш авыл җирлекләрендә район башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин катнашуында халык җыеннары узды. Авыл җирлекләрендә Петр Уразайкин халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлекләренең 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм калган чорга планнар турында Югары Пәнәче һәм Бигеш авыл җирлекләре башлыклары Мөнир Туктаров һәм Илгиз Вәлиев хәбәр иттеләр. Гражданнар җыеннарында җирлекләрдәге оператив хәлләр, авыл җирлекләренең рейтингы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары һәм башкалар буенча чыгышлар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International