Район башлыгы Зәй политехник көллиятенең беренче курс студентларын Белем көне белән котлады

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бүген Зәй политехник көллиятендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. 139 беренче курс студенты төркем кураторлары белән бергә яңа уку йорты территориясендә беренче тапкыр сафка бастылар. Студентлар, педагоглар һәм ата-аналар адресына котлау сүзләрен  район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор - мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Николаевич Гущин, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Рәис улы Сәфәргалиев, көллият директоры Сергей Васильевич Максимов җиткерделәр. Барлык чыгыш ясаучылар да политехник колледж студентлары белем алачак эшче һөнәрләрнең кирәклегенә басым ясадылар һәм студентларга укуларында уңышлар теләделәр. Бу уку елында көллияттә 8 белгечлек буенча 542 студент белем алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International