Зәйдә Владимир Васильев җитәкчелегендә "Бремен музыкантлары" спектаклен күрсәттеләр

2021 елның 31 августы, сишәмбе

29 августта Татарстан Республикасы көне һәм Белем көне алдыннан, район мәгариф идарәсе ярдәме белән Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармония музыкаль-әдәби лекторий коллективы Зәй шәһәрендә үткән гастрольләр кысаларында, үзенең "Бремен музыкантлары" музыкаль спектаклен тәкъдим итте. "Энергетик" мәдәният йортында 4 тамаша булды, анда безнең яшь тамашачылар янә шул исемдәге мультипликацион фильмның яраткан геройлары белән очраштылар. Татар дәүләт филармониясе артистлары башкаруындагы мавыктыргыч һәм көтелмәгән маҗаралар һәм алар күрсәткән образлар иң матур хатирәләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International