Район авыл җирлекләрендә чираттагы халык җыеннары узды

2021 елның 31 августы, сишәмбе
Бүген Кадер авыл җирлегендә муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов катнашында халык җыены узды. Район башлыгы халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлар белән таныштырды. Авыл җирлекләренең 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм калган чорга планнары турында Кадер авылы җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин сөйләде. Гражданнар җыенында җирлекләрдәге оператив хәлләр, авыл җирлекләренең рейтингы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары һәм башкалар буенча чыгышлар тыңланды. Бүген шулай ук Якты Күл һәм Поручик авыл җирлекләрендә дә халык җыеннары узды, анда муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты һәм халыкны районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International