Зәйдә Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта «Визит»төркеме чыгышлары белән башланып китте. «Шәһәремнең портреты» театральләштерелгән тамашасыннан соң, тантаналы ачылышта зәйлеләрне район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов котлады һәм бүләкләү тантанасын үткәрде. «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән «Зәй туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе фәнни хезмәткәре Людмила Симонова бүләкләнде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республикада ветераннар хәрәкәтен үстерү буенча актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, хезмәт ветераннары  Василий Воляков һәм Александр Анпилоговка  Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте тапшырылды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүгә керткән өлешләре өчен, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Резидә Юнысова, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Ашрапов, «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе Гөлнара Феофанова, мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Анна Бахусова, Үзәкләштерелгән китапханә директоры Сәрия Батршина Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рәхмәтенә ия булдылар. Җирле үзидарәне үстерү буенча ирешкән уңышлары өчен, финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашевка Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясенең Югары Советы Рәисе Рәхмәте белдерелде. Шулай ук «Хезмәт кешесе» район конкурсына йомгак ясалды. Конкурс комиссиясе карары белән 2021 елда Зәй муниципаль районында «Хезмәт кешесе» район конкурсының җиңүчесе дип «Зәй» агрофирмасы баш инженеры Дамир Гарифуллин танылды. «Иң яхшы предприятие (учреждение, оешма) хезмәткәре» номинациясендә җиңүчеләр: “Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесе тренеры  Николай Лебедев, ”Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе социаль хезмәткәре Светлана Максимова, “Зәй шикәре” ААҖ технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары электронигы Руслан Нургалиев. Соңрак сәхнәгә районның яшь гражданнары күтәрелде: 8 кеше район башлыгы Разиф Кәримов кулыннан тантаналы шартларда үзләренең төп документларын-паспортларын алды. Бәйрәм чарасы шәһәр һәм район үзешчәннәре, MINGAZOV татар камера төркеме артистлары чыгышы, Hensy концерты белән дәвам итте. Кичә дәвамында паркта балалар өчен күңел ачу һәм яшьләр мәйданчыклары эшләде, анда туңдырма, буяулар, урам мәдәнияте фестивале оештырылды. Физик культура сәламәтләндерү үзәге каршындагы мәйданда легендар «КамАЗ мастер» автомобиленең фото һәм автограф сессиясе, ретро авто һәм мототехника күргәзмәсе булды, сәүдә рәтләре эшләде. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International