Районда авыл җирлекләре җыеннары дәвам итә

2021 елның 27 августы, җомга

Бүген районның Урсай, Яңа Спас, Дурт-Мунча һәм Түбән Биш авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Җитәкчеләр халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары белән таныштырдылар. Авыл җирлекләре башлыклары Наилә Гатина, Наталья Танчук, Радик Ситдыйков һәм Дамир Насертдинов авыл җирлекләренең 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар һәм калган чорга планнар турында сөйләделәр. Гражданнар җыенында җирлекләрдәге оператив хәлләр, авыл җирлекләренең рейтингы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары һәм башкалар буенча чыгышлар тыңланды. Авыл җыены-ул халык һәм хакимият вәкилләре арасында үзенчәлекле элемтә, нәкъ менә шундый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирә, үз теләкләрен һәм дәгъваларын җиткерә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International