Район башлыгы "Аккорайд Уилз Руссиа" ҖЧҖ хезмәт коллективы белән очрашты

2021 елның 27 августы, җомга
Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов «Аккорайд Уилз Руссиа»ҖЧҖ хезмәт коллективы белән очрашты. Ул катнашучыларны районның 2021 елның беренче яртыеллыгындагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм калган чорга район үсешенең перспектив юнәлешләре белән таныштырды. «Аккорайд Уилз Русиа» ҖЧҖ башкарма директоры Иван Жустров предприятиенең 2021 елның гыйнвар-июнь айларындагы эшенә йомгак ясады һәм завод яши һәм үсә, дип хәбәр итте. КTL линиясен, профильле тәгәрмәчләр линиясен модернизацияләү, икенче катлау машинасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Accuride җитәкчелеге заводны хуплый һәм производствоны инвестицияләргә әзер. Accuride компаниясе стандартларын Зәй һәм Тольятти шәһәрләрендәге җитештерү мәйданчыкларында кертү буенча актив эш алып барыла. Җитештерүне һәм логистиканы яхшырту чаралары кысаларында инициативаларны җәелдерү предприятие эшчәнлегенең нәтиҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирде. 2021 елда Hyundai өчен яңа тәгәрмәчләр җитештерүне үзләштерү, Kamaz өчен җиңеләйтелгән тәгәрмәчләр җитештерүне үзләштерү һәм эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов коллективка җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International