27 августта район башлыгы Разиф Кәримов Зәй ГРЭСы хезмәт коллективы белән очрашты. Ул катнашучыларны районның 2021 елның 7 аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм киләсе чорга үсеш планнары белән таныштырды. «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСЫ эшчәнлегенең 2021 елның 7 ае нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында станция директоры Дмитрий Прохоров чыгыш ясады. Дмитрий Валерьевич үз чыгышында утырышта катнашучыларны түбәндәге җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды: электр энергиясен эшләп чыгару, егәрлекне сату күләме, җылылык энергиясен җибәрү. Шулай ук Дмитрий Валерьевич "ПДУ энергоблокын төзү" масштаблы инвестицион проектын гамәлгә ашыру турында да җентекләп сөйләде. Нәтиҗә ясап, район башлыгы һәм станция директоры коллективка көйле эшләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга сәламәтлек, югалтуларсыз һәм тотрыклы эш теләделәр.