Зәйдә «Дусларга мәхәббәт бүләк ит»дигән игелек сәгате узды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Халыкара йортсыз хайваннарны яклау көнендә (21 августта), күп кенә илләрдә кешеләрдә хайваннарга җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән акцияләр уза. 25 август көнне Үзәк китапханә балаларны «Дусларга мәхәббәт бүләк ит» дигән игелек сәгатенә чакырды. Бу сәгатьнең максаты — балаларда хайваннарга карата хөрмәт, мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү иде. Балаларга урамда йортсыз хайваннар ни өчен бар дип уйларга куштылар. Алар ничек барлыкка килә һәм моңа кем гаепле? Алып баручы хайваннар белән үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар хайваннарга карата мәрхәмәтле караш турында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар, «Мәче белән сөйләшү» миниатюрасында катнаштылар, йортсыз хайваннар турында видеолар һәм мультфильмнар карадылар. Шулай ук балалар яхшылык турында сузләрдән мәкальләр һәм әйтемнәр җыйдылар. Яхшылык сәгате "Кешеләр! Игелекле булыгыз! Йорт хайваннарын ташламагыз! Исегездә тотыгыз, сез алар өчен мәңгегә җаваплы"- дигән чакыру сүзләре белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International