Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе узды. Гадәттәгечә чарага шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә кушылды. Быел районның 600гә якын малай һәм кызы беренче сыйныфка бара, шуларның йөзгә якыны - күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән. Мәктәп букчаларын тапшыру тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Кунаклар булачак укучыларга һәм укытучыларга яхшы уку елы теләделәр, шулай ук акцияне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән спонсорларга рәхмәт белдерделәр.