2021 елның 1 сентябрендә Зәй муниципаль районы Зәй шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак. Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү дүшәмбедән җомгага кадәр ТР, Зәй шәһәре, Энергетиклар урамы, 6а йорты адресы буенча "Энергетик" мәдәният йортында башкарылачак.