Бүген хакимиятнең зур залында муниципаль район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында дүртенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советы һәм Зәй шәһәре Советының уртак утырышы узды. Көн тәртибенә 17 мәсьәлә кертелгән иде: Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре Советының кайбер карарларына, район авыл җирлекләрендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр, Зәй шәһәре прокуратурасы протестлары да каралды. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча да карарлар кабул иттеләр. Утырышка район һәм шәһәр Советлары рәисе, муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.