Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов катнашында Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Район башлыгы халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлекләренең 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елның калган чорына планнары белән Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләре башлыклары Юрий Гильманов һәм Лилия Камалиева таныштырдылар. Җыенда җирлекләрдәге оператив хәл, авыл җирлекләре рейтингы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары турында иң мөһим мәсьәләләр каралды. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов халык җыеннарына йомгак ясады.