Зәй газ хуҗалыгында хезмәт коллективы җыелышы үтте

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Бүген Сөббух Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй газ хуҗалыгы хезмәт коллективы җыелышы узды. Разиф Галиевич катнашучыларны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. «Түбән Кама газ» эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Айрат Токарев Зәй газ хуҗалыгы эше турында сөйләде, 2021 елга бурычлар билгеләде. Хәзерге вакытта «Газпромтрансгаз Казан» ҖЧҖ «Түбән Камагаз» эксплуатация-газ идарәсе составына кергән Зәй район эксплуатация - газ хезмәте халыкны, шулай ук Зәй шәһәре һәм Зәй районы сәнәгать һәм коммуналь-көнкүреш предприятиеләрен авариясез һәм өзлексез табигый газ белән тәэмин итү өчен җавап бирә. 2021 елда предприятиенең исемлек буенча уртача саны 77 кеше тәшкил иткән. Беренче яртыеллыкта предприятие алдында түбәндәге бурычлар тора: газүткәргечләргә һәм газ җиһазларына капиталь ремонт үткәрү, абонентларның йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү, газүткәргечләрнең һәм газ җиһазларының техник торышына диагностика һәм бәя бирү. Барлык куелган бурычлар да тулы күләмдә үтәлгән. Җыелышта җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнашты һәм чыгыш ясады. Нәтиҗә ясап, район башлыгы коллективка җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде, табигый газ белән тәэмин итүдә аварияләрсез, тотрыклы эшләүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International