Районның эшсез гражданнары «1С:Предприятие» программасы буенча өстәмә һөнәри белем алдылар

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан җибәрелгән эшсезләр арасыннан 10 граждан «1С:Предприятие» программасы буенча өстәмә һөнәри белем алды. Агымдагы елның июлендә уку төркеме формалаштырылды һәм «Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте» нә укырга җибәрелде. Уку вакыты-160 уку (академик) сәгате тәшкил итте. Тыңлаучылар теоретик курс һәм гамәли дәресләр уздылар. Уку программасына түбәндәге уку дисциплиналары кертелгән иде: гражданнарның финанс грамоталылыгы нигезләре, гигиена һәм хезмәтне саклау, ЭВМ нигезләре, гамәли программа продуктлары (1С: Предприятие), җитештерү практикасы. Квалификация имтиханын уңышлы тапшырганнан соң курс тыңлаучыларына квалификация күтәрү турында таныклык бирелде. Төрле җитештерү тармакларында, логистика һәм сәүдә өлкәсендә 1С программа продуктларын киң куллану әлеге һөнәр белгечләренә хезмәт базарында эшле булып калу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International