Зәйдә Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында ярышлар узды

2021 елның 16 августы, дүшәмбе
12 августта «Энергия» стадионында Зәй муниципаль районының мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган «Катнаш эстафета» ярышлары узды. Ярышлар массакүләм спортны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Зәй муниципаль районы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Ярышларда барлыгы 9 команда катнашты. «Катнаш эстафета» 7 этапны үз эченә алды, алар нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Урман әкияте» балалар бакчасы командасы, 2 урынны «Кояшкай» балалар бакчасы командасы, 3 урынны «Уймак кыз» балалар бакчасы командасы алды. Призерлар мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде. Ярышларны Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе оештырды һәм үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International