Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 46-51 км участогын ремонтлау мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә «Татнефтедор» ҖЧҖ баш инженеры Артем Трофименко, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин, Зәй автомобиль юллары башлыгы Александр Ганске катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар Нариманов урамы буенча урнашкан күперне ремонтлау барышы турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә объектта бетон торбалар звенолары монтажланган, чокыр өлешен ныгыту буенча эш алып барыла. Төзүчеләр бер үк вакытта күперне сүтеп алу эшен дә башкаралар. Район башлыгы Разиф Кәримов юл төзүчеләр һәм җаваплы затлар алдына башкарылган эшләр темпларын тизләтү һәм 1 сентябрьгә юлларны ачу бурычын куйды. Бу вакытка районда шикәр чөгендере сезоны башлана. Шуңа бәйле рәвештә район җитәкчелеге шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөк транспорты хәрәкәтен алга таба чикләү өчен барлык кирәкле чараларны күрә.