Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Тикшерү барышында төп игътибар мәгариф объектларына бирелде. Яңа уку елына күп вакыт калмады, шуңа күрә алар барысы да укучыларны һәм тәрбияләнүчеләрне кабул итәргә әзер булырга тиеш. Разиф Галиевич Яңа Спас, Бохарай, Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Аксар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 1 нче урта мәктәптә, «Салават күпере», «Теремкәй», «Уймак кыз», «Якты кондыз», Бохарай авыл җирлеге балалар бакчасында булды, музыка мәктәбенең капиталь ремонт барышы белән танышты. Яңа Спас һәм Аксар авыл җирлекләрендә район башлыгын үзара салым программасы кысаларында башкарыла торган эшләр белән таныштырдылар. Тикшерү графигына шулай ук «Заман» агросәнәгать комплексына керү юлы төзелеше, «Шифа» мәйданчыгы, 24 фатирлы йорт, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, футбол манежы, «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйдан кертелгән иде. Район башлыгы белән бергә социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында эшләрнең барышын һәм сыйфатын район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов, подрядчы оешмалар вәкилләре бәяләде. Тикшерү барышында Разиф Галиевич подрядчы оешма җитәкчеләренең игътибарын эшләрне башкаруның сыйфатына һәм башкару вакытына юнәлтте, аның нәтиҗәләре буенча җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.