11 августта район башлыгы Р.Г. Кәримов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, белгечләре һәм зооветеринария белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты. Алар «НИВА» ҖЧҖ, «Куш-Елга», «Дурт-Мунча» сөт комплексларында, «Бура-Киртә», «Чыбыклы», «Сәвәләй» сөт-товар фермаларында булдылар. «Нива» ҖЧҖендә вакцинация мәсьәләләре буенча хезмәт коллективы белән очрашу булды, анда вакцинация үткәрүнең мөһимлеге билгеләп үтелде. Шулай ук сәфәрдә катнашучылар бозауларны карап тоту, савым көтүен ашату белән таныштылар, терлекчеләр белән сөт продуктлылыгын арттыру турында сөйләштеләр. Тикшерү барышында «Агросила» АҖнең 5 нче ремонт цехында булдылар, анда «РОПА-ТИГР» чөгендер җыю комбайннары һәм «РОПА-МАУС» чөгендер төягечләре ремонтлана. Барлык комбайннар ремонтланды, комбайннарны кабул итү бара. Разиф Галиевич ремонт цехы коллективына җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде. 12 августта көзге арыш чәчүне башлау планлаштырыла. Тикшерү барышында район башлыгы «Зәй шикәре» АФ ҖЧҖ «Заман» бүлекчәсендә ДМС-12 чәчү комплексларын әзерләү барышы белән танышты.