Район башлыгы Разиф Кәримов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә чыгыш ясады

2021 елның 7 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә эпидемиологик хәл һәм Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары, торак төзелеше һәм социаль билгеләнештәге объектлар төзелеше буенча республика программаларын, иҗтимагый зоналарны төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру, «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруның барышы турында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә юл эшләре, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, 2021-2022 елларның көзге-кышкы чорына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрен әзерләүнең барышы, Зәй муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү һәм керемнәрне яңадан торгызу, икътисад үсеше һәм озак вакытка исәпләнгән структур үзгәрешләр буенча чараларны гамәлгә ашыру турында мөһим мәсьәләләр каралды. Көн тәртибендәге соңгы мәсьәлә буенча сүз Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовка бирелде. Разиф Галиевич үзенең докладында Зәй муниципаль районының 2020 елда һәм агымдагы елның узган чорында социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, районның социаль - икътисади үсеш стратегиясенә таянып, район территориясен яшәү өчен уңайлы, бизнес өчен уңайлы итү эшенең төп юнәлешләрен билгеләде. Ул шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне, үзмәшгульлекне үстерү эшенә җентекле анализ ясады, экспортка ярдәм итү, биржа мәйданчыгы, авыл хуҗалыгы тармагын үстерү мәсьәләләренә басым ясады, бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга салымнар буенча бурычлар белән бәйле эшләрнең торышына бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International