Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында «Җәйге кичләр» фотосессиясе

2021 елның 6 августы, җомга
5 августта "Спарта" сәламәт яшәү рәвеше клубында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында гаҗәеп фотога төшүләр булды. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту, бигрәк тә тиз үсә торган технологияләр һәм гаилә кыйммәтләре юкка чыга барган чорда аеруча мөһим. Җәй кыска, ә күп нәрсәгә өлгерәсе килә. Җәйге фотосессия - яңа күлмәкләр киеп карау, көтелмәгән образларда чагылыш табу һәм вакытны файдалы уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. Фотога төшерү өчен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли киемнәре әзерләнгән. Шәһәрнең теләсә кайсы кешесе профессиональ фотосессиядә бушлай катнаша алды. Фоторәсемнәргә яхшы профессиональ фотографларның берсе - Айдар Йосыпов төшерде. Әлеге фотосессия фоторәсемнәре катнашучыларда калачак, аларга карап бүгенге мизгелләрне хәтерләрендә яңарта алачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International