Район башлыгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Сәфәр барышында Разиф Галиевич Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә, шулай ук шәһәрнең №1, №2, №3, №4, №5 мәктәпләрендә, балалар музыка мәктәбе, "Якты кондыз" балалар бакчасында булды, Автозавод урамындагы юлны төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Район башлыгы белән берлектә әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов, җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Р.Г. Кәримов сәфәр барышында подрядчы оешма җитәкчеләренең игътибарын эшләрне башкару сыйфаты һәм вакытына юнәлтте, тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International