3 августтан 4 августка кадәр Нурлат шәһәренең «Юность» стадионында 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча («С»дивизионы буенча) Татарстан Республикасы беренчелеге финалы узды. Командаларның уен нәтиҗәләре: Зәй шәһәренең «Барс» - Нурлат шәһәренең «Факел» командасы очрашуы, «Барс» командасы файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды, икенче уен Зәй шәһәренең "Барс" һәм Кама Тамагының «Кама» командасы арасында үтте һәм "Барс" командасы файдасына 1: 0 исәбенә тәмамланды. Зәй шәһәренең "Барс" һәм Биектай районының "Эверест" командасы арасындагы ярыш 3:0 исәбенә шулай ук "Барс" командасы файдасына тәмамланды һәм "Барс" командасы I урынны яулады. Команданы Бикмеев Р. Р. җитәкли.