Зәйгә эш визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры килде

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Бүген Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде. Министр районның җитештерү предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты һәм оешма җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекнең эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты. Аны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Визит шәхси эшмәкәр Шакировның «Прогресс» яңа сәнәгать паркын караудан башланды, анда министр эшмәкәрләр белән очрашты һәм калдыкларны һәм эшләнгән майларны эшкәртү белән шөгыльләнүче паркны үстерү һәм җитештерүне алга таба киңәйтү буенча конструктив әңгәмә корды. Аннары Мидхәт Шаһиәхмәтов «Заман» сәнәгать мәйданчыгын, идарә пультын һәм Зәй элеваторы лабораториясен карады, ашлык кабул итүнең заманча җайланмалары белән танышты. Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов «Зәй шикәре» ААҖдә булды, монда министрга шикәр киптерү буенча яңа җиһазлар күрсәттеләр, аны киләчәктә гамәлгә кертү әзер продукция чыгару буенча җитештерүчәнлекне тагында арттырачак. Министр Гагарин урамы, 53а адресы буенча урнашкан «Безнең ишегалды»программасы буенча төзекләндерелә торган ишегалдын карады. Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов Зәй ГРЭСында булды, анда «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев 850 МВт куәтле яңа пар-газ җайланмасын төзү буенча әзерлек эшләре барышы турында сөйләде. Җитештерү предприятиеләрен караганнан соң, икътисад министры муниципаль берәмлекнең оешма җитәкчеләре һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына ярдәм итү программалары җентекләп каралды. Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә торган барлык программалар да Татарстан бизнесының ихтыяҗларын исәпкә алып булдырылган һәм эшмәкәрлекне һәм икътисадны үстерүгә, яңа эш урыннарын саклап калуга һәм булдыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International