Зәй районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов килде

2021 елның 4 августы, чәршәмбе
Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның эш сәфәре кысаларында Зәй районында булды. Айрат Зәки улы "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Марина Зиннәтуллина депутатның игътибарын сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларга юнәлтте, аерым алганда, дәвалау учреждениесен кадрлар һәм торак белән тәэмин итү, мәктәпне тәмамлаучыларның медицина югары уку йортында максатчан белем алу өчен районга бирелә торган квоталарны арттыру мәсьәләләрен күтәрде. Шулай ук депутатка башка сораулар да бирелде. Гражданнарны кабул иткәннән соң Айрат Фәррахов икътисад министры белән бергә шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды, эшмәкәрләр белән очрашуда катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International