"Интернетка рәхмәт – 2021" дигән VII Бөтенроссия пенсионерлар конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Компьютер грамоталылыгы өлкәсендә "Интернетка рәхмәт – 2021" дигән VII Бөтенроссия пенсионерлар шәхси казанышлары конкурсына гаризалар кабул итү һәм конкурс эшләрен теркәү дәвам итә. Конкурста пенсия һәм пенсия алды яшендәге интернет челтәреннән файдаланучылар (50+), шулай ук компьютер грамоталылыгы курсларында укыган яки компьютерда һәм интернет челтәрендә мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәнгән пенсионерлар катнаша ала. Конкурста катнашу өчен “Gosuslugi.ru" парталында минем тәҗрибәм”, “Минем интернет казанышларым”, “Интернет - эшмәкәр, интернет - эш бирүче”, «Минем иҗтимагый интернет инициатива», «Минем интернет проектым», «Мин – интернет-йолдыз" темалары буенча конкурс эшләренен теркәп «Интернет әлифбасы» сайтында (https://azbukainterneta.ru/konkurs/contest_terms_and_conditions.php к) гариза бирергә кирәк. Конкурс эшләре 2021 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурска нәтиҗәләр 2021 елның ноябрендә ясалачак. Беренче тапкыр «Интернетка рәхмәт " конкурсы 2015 елда узды һәм 2 меңнән артык катнашучыны үзенә җыйды. Конкурс нәтиҗәләре буенча өлкән яшьтәге гражданнарның компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча төбәкләрнең активлыгы рейтингы төзелде, анда Татарстан Республикасы иң актив ун төбәк арасына керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International