Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды
2021 елның 3 августы, сишәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм агрофирмалары белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен йөреп чыкты. Сәфәрдә катнашучылар арпа басуларында урып-җыюның барышы, көзге культуралар өчен туфракны төп эшкәртү һәм әзерләү агрегатларының эше, «Восток» агрофирмасының Александровская Слобода, Яңа Спас, Бохарай, Сармаш бүлекчәләрендә, «Зәй» агрофирмасының Алга, Кадер, Нур бүлекчәләрендә сидераль парларга кошлар тизәге кертү белән таныштылар. Бүген август башы гына булуга карамастан, туфракны төп эшкәртү 16 мең гектарда башкарылды, бу исә пландагы 55 мең гектарның 30% ын тәшкил итә. Шулай ук Дурт -Мунча, Куш-Елга, Югары Шепкә һәм Сарсаз-Баграж сөт комплекслары һәм товар фермаларында терлек азыгы, салам әзерләү барышы белән таныштылар. Бүгенге көндә җитәрлек күләмдә сенаж әзерләнгән инде, ул 32,7 мең тонна тәшкил итә, салам пресслау, ташу һәм эскертләу эшләре дәвам итә. Терлекчелек продукциясе җитештерү, аерым алганда, сөт җитештерү мәсьәләсе аерым игътибар үзәгендә. Район терлекчеләре тәүлегенә 80.4 тонна сөт савалар, бу узган елгы күрсәткечтән 7 тоннага күбрәк. Бер сыердан 17,5 кг сөт савып алына. Алар алдына планга куелган күрсәткечләргә – бер сыердан тәүлегенә 20 кг сөт савып алуга ирешү бурычы куелган. Терлекчеләр белән очрашу вакытында район башлыгы Дурт-Мунча, Куш-Елга, Югары Шепкә һәм Сарсаз - Баграж фермалары коллективларына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз