Зәй районына эш визиты белән яшьләр эшләре буенча министр урынбасары килде

2021 елның 28 июле, чәршәмбе
Бүген Зәй муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Садыков Ринат Наил улы килде. Эш сәфәре кысаларында ул социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Чапков Александр Владимирович һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Юнысова Резеда Фәрид кызы белән берлектә “Факел”, “Йолдызлык” балаларны җәйге савыктыру лагерьлары һәм “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәге эшен тикшерде. Ринат Наил улы ашханә һәм ремонтланган объектларны карады, сәламәтләндерү учреждениеләренең үз йөкләмәләрен үтәүләрен бәяләде, лагерь хезмәткәрләре һәм ял итүче балалар белән аралашты. Килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, 2021 елда барлык лагерьлар да аерым режимда, Роспотребнадзорның яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын кисәтү таләпләрен тулы күләмдә үтәп эшли. 2021 елда Зәй муниципаль районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыру планы 3 814 бала һәм яшүсмерне колачлый, шуларның 390ы “Йолдызлык” балалар сәламәтләндерү лагеренда, 1164е -“Ялта Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә, 660ы- “Факел” лагеренда ял итәчәк, җәйге каникулларда мәктәп яны лагерьларында-1100, хезмәт һәм ял лагеренда-500 бала ял итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International