Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре конкурс - күңел ачу чарасы үткәрделәр

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Һәр халыкның язмышы турыдан-туры аның теле белән бәйле. Тел яшәсә һәм үссә, аның белән бергә бу халыкның мәдәнияты һәм мәгарифе дә үсә. Бүген Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "Теремкәй" балалар бакчасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Туган тел - әтинең һәм әнинең изге теле"- дип исемләнгән конкурс - күңел ачу чарасы үткәрделәр. Туган җиребез бай һәм юмарт, ул безне җылы икмәге белән туендыра, чишмә суы белән сыйлый, үзенең матурлыгы белән җәлеп итә. Ватаныбыз талантларга да бик бай. Күп танылаган шәхесләр үз хезмәтләре һәм иҗатлары белән районыбызны данлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International