Гражданнарны бердәм кабул итү үтә

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2021 елның 6 августында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибының гражданнарны бергәләп кабул итүе була. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Сәрия Сабурская һәм Марина Патяшинага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International