Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә М.Ю. Лермонтовны искә алдылар
2021 елның 28 июле, чәршәмбе
27 июль көнне Үзәк китапханәдә ишегалды лагере балалары өчен бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның үлүенә 180 ел тулу уңаеннан «Поэзии чудесный гений» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Лермонтов кыска гына гомер юлы үткән, әмма зур әдәби дөнья булдырырга өлгергән. Тулы булмаган 27 ел эчендә ул гаҗәеп күп иҗат иткән: «Маскарад» трагик пьесасы, «Безнең заман герое» романы, 30лап поэма, 400 дән артык шигырь. Шагыйрьнең язмышы, чыннан да, фаҗигале: әнисенең иртә үлеме, әтисеннән еракта узган балачак, гомеренең соңгы елларында сәяси эзәрлекләүләр... Шуңа да карамастан, ул тормышны яраткан, туган ил турындагы уйлар белән, ирек турында хыялланып, батырлыкка омтылып, дәртләнеп яшәгән. Китапханәче белән бергә балалар шагыйрьнең тормыш юлы буйлап сәяхәт кылдылар, М.Ю. Лермонтов тормышының аерым этаплары, күп кенә танылган әсәрләрнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шагыйрьнең иҗаты буенча әдәби викторинада актив катнаштылар, яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Лермонтовның шигырьләре һәрвакыт җиңел укыла, тиз истә кала. Шулай ук балалар игътибарына язучының әсәрләре буенча нәфис фильмнардан өзекләр һәм «Приветствую тебя, Кавказ седой» дигән видеоальбомыннан өзекләр тәкъдим ителде. «Поэзии чудесный гений» дигән китап-иллюстратив күргәзмә әлеге теманы мәгълүмати яктан баетучы булды. М. Лермонтов рус шигъриятендә онытылмас эз калдырды. Бөек шагыйрьнең шигырьләре хәзерге вакытта да яшьләр күңелендә яши.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Зәйдә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы узды
Бүген Зәйдә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы узды.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз