Зәйдә "Космоска юл" дигән танып-белү сәгате узды

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

13 апрель көнне үзәк балалар китапханәсендә «Тату гаилә» балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү сәгате үткәрелде. «Космоска юл» дип исемләнгән электрон презентация сабыйларда зур кызыксыну уятты. Чарада алар космонавтлар ролендә галәм киңлекләрен өйрәнделәр, скафандрлар киеп карадылар, космик зарядка ясадылар, һава шарлары җибәрделәр, космос турында мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International