Асташина Антонина Николаевна - Зәй бистәсен төзегән тыл хезмәтчәннәренең берсе. Ул Зәй ГРЭСЫ төзелешен башлап йөрүчеләрнең берсе. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Балачагы авыр һәм ачлык елларга туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, Антонина Николаевна әти-әниләренә ярдәм итү өчен эшкә урнаша. 9 нчы июльдә Антонина Николаевнага 91 яшь тула. Аның 14 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Олы яшьтә булуга карамастан, өендә һәрвакыт чиста, пөхтә, ветеранның куллары да алтын - яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр дә үстерә. "Һәрвакыт эшләдем һәм бернинди эштән дә курыкмадым. Менә озак яшәүнең бөтен сере дә шунда", - дип елмая Антонина Николаевна. Яшьләр үзәге белгечләре тыл хезмәтчәннәренә даими йөриләр, адреслы ярдәм күрсәтәләр, аларны игътибарсыз калдырмыйлар, барлык бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән котлыйлар.