Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйнең яшь музыкантлары Республика иҗат программасы Гала-концертында катнашты
2021 елның 13 апреле, сишәмбе
10 апрель көнне Әлмәт шәһәренең Ф. Яруллин исемендәге музыка көллиятендә "Иртәгәге йолдызлар" яшь музыкантлар республика иҗат программасының Гала-концерты булды. Программаның идея рухландыручысы - "La Primavera" камера оркестры сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Абязов. "Иртәгәге йолдызлар" программасына инде җиде ел. Бу вакыт эчендә анда Татарстанның музыка мәктәпләреннән һәм балалар иҗат коллективларыннан 2000гә якын сәләтле бала катнашты. Ел саен Рөстәм Абязов музыка мәктәпләре педагоглары белән бергә балалар өчен тыңлаулар үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча гала-концерт программасы формалаша. Анда яшь пианистлар, скрипкачылар, флейтистлар, вокалистлар, хорлар һәм башкалар катнаша. 2019 елда программа республика статусын алды һәм Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Программа анда Татарстан Республикасының 43 муниципаль районының да катнашуына исәпләнгән. Бу максат белән алар республиканың 6 эре шәһәре: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Буа шәһәрләренә бүленгән. Әлмәт шәһәрендә узган гала-концертта Әлмәт, Зәй, Азнакай, Җәлил һәм Баулы шәһәре балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар музыка мәктәпләре укучылары, шулай ук музыка көллияте студентлары катнашты. Безнең шәһәрне балалар музыка мәктәбе укучылары: Крысякова Полина (домра), укытучысы Коклина Елена Александровна һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Кадыйрова Люция Павловна укучылары - Рыжова Азалия һәм Уразайкина Виктория (виолончель) тәкъдим иттеләр. "La Primavera" камера оркестры озатуында яшь талантларның искиткеч чыгышлары дипломнар, программа символикасы төшерелгән истәлекле медальләр белән билгеләп үтелде, чәчәкләр һәм тамашачыларның алкышларына күмелде. Педагоглар яшь музыкантлар өчен «Иртәгәге йолдызлар» республика иҗат программасы лауреатларын әзерләгән өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Барлык гала-концертлар нәтиҗәләре буенча республика финал гала-концерты программасы формалашачак. Шуңа күрә йолдызларыбызга уңышлар, алга таба да узуларын һәм Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак финал гала-концертта катнашуларын телибез.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз