Зәйдә «Карга боткасы» муниципаль татар халык бәйрәме узды

2021 елның 13 апреле, сишәмбе
Шушы көннәрдә «Салават күпере» балалар бакчасында районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләре арасында «Карга боткасы» муниципаль татар халык бәйрәме узды. Бәйрәм ата-бабаларыбызның милли бәйрәме, аның тарихы һәм халык тормышындагы әһәмияте белән танышу, татар халкының гореф-гадәтләре турында күзаллауны киңәйтү, татар халкының көнкүреше һәм мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру, милләтара дуслык тәрбияләү максатыннан оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International