Тормышта һәр кеше, олы кешеме ул яки баламы проблемалар белән очрашып тора. Авыр хәлдә калган һәркемгә таяныч һәм ярдәм кирәк. Кызганычка каршы, бөтен кешенең дә үзен теләсә кайсы вакытта тыңлый һәм ярдәм итә алырдай якыннары булмый. Мондый очракта “Ышаныч телефоны” хезмәтенең квалификацияле белгечләре ярдәм кулын сузарга мөмкин, алар тәүлек әйләнәсе шалтыратуга җавап бирергә әзер. Һәр бала үзе белән бәла булса, ул һәрвакыт ярдәм сорап “Ышаныч телефоны” хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Шушы көннәрдә Зәй районының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Зәй-2 Яшьләр үзәге базасында балигъ булмаган балалар белән түгәрәк өстәл уздырдылар. Чараның төп максатлары һәм бурычлары: катнашучыларда “Балалар ышаныч телефоны” ашыгыч психологик ярдәм хезмәтенең эшләве турында күзаллауларны формалаштыру; төрле авыр тормыш хәлләре турында күзаллауны формалаштыру; кризислы хәлләрдән чыгу вариантлары турында күзаллауны булдыру; “Балалар ышаныч телефоны” эшенең үзенчәлекләре һәм принциплары белән танышу. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, тормыштагы төрле очраклар турында фикер алыштылар, үзләре өчен нәтиҗәләр ясадылар. Чара ахырында һәр катнашучы "Балалар ышаныч телефоны" турында мәгълүмат урнаштырылган буклет алды.